Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин Әлмәтнең хәрби хезмәткә чакырылачак егетләре белән очрашты

Бүгенге дөнья тыныч-имин тормыштан ерак әле. Элеккеге яраларга яңалары кушыла тора. "Кайнар нокталар" ил чикләренә үтә дә якын. Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Әлмәтнең хәрби хезмәткә чакырылачак егетләре белән очрашуда шулай диде.

Хәрби комиссар билгеләп үткәнчә, армиядә хезмәт итү һәр ир-егетнең изге бурычы. Ул гына да түгел хезмәт итү - хәзер дәрәҗә дә ул.

Мондый очрашулар Татарстанның кеше хокукларын буенча вәкаләтле вәкиллеге башлангычы белән 2011 нче елдан оештырыла башлады. Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның Әлмәттә хәрби хезмәткә чакырылучылар белән икенче очрашуы бу. Вәкил һәм республиканың хәрби комиссары белән очрашу бу юлы политехника техникумында үтте. Анда шәһәрнең 14 югары һәм махсус урта уку йортын быел тәмамлаячак 270 студент катнашты.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250