“ӘТ” журналисты этләр “тозагында” булып кайтты
Шушы көннәрдә кинологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.
Әнә шул вакыйга уңаеннан Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең кинологлар төркеме өлкән инспектор-кинологы, полиция капитаны Элдар Равилов янына юл тоттым. Максатым - сирәкләр генә эшли алган бу һөнәрнең кухнясы белән якыннанрак танышу иде. Әмма берәр сәгать чамасы аралышып, әзмәвердәй һәм куркыныч күренгән немец овчаркалары янәшәсендә йөргәч, үзем өчен төгәл карар чыгарырга өлгердем - мин хәтта ир-ат булып туган булсам да, бу урында эшли алмас идем. Биредә иң элек этләрне ярату һәм тоемлау кирәк. Алар белән эшләү теләге исә беренче урында тора.

Әңгәмәдәшем Элдарда бу барлык сыйфатлар да бар. Юкса ул 13 елдан артык кинолог булып хезмәт тә итмәс иде. Бирегә килеп эләгүе дә уйламаганда була, Әлмәт егете армия сафларында хезмәт итеп кайткач, полициягә эшкә урнаша. Күп тә үтми аны әлеге бүлеккә билгеләп, Казанга укырга җибәрәләр. Үзенең тәүге эте Джерриның көчек вакытын ул әле дә хәтерли. Куйган (кинологлар телендә этләрне өйрәтеп, хезмәткә яраклы итү) беренче эте дә шул була. Эшләү дәверендә барлыгы биш төрле токымдагы этне кулга ияләштерә ул. Лабрадор Марго, спаниель Кира, немец овчаркасы Петра Элдарның этләре санала.

- Теләсә кайсы этне өйрәтеп, кулга алып була. Соңыннан ул синең күз карашыңны тоеп, хәтта кәефеңне аера ала башлый. Сине күрмәсә дә ул исеңнән үк танып тавыш бирергә мөмкин. Ике арада менә шундый бәйлелек
булганда курыкмыйча һәм тәвәккәлләп чакыру булган урынга - хезмәткә чыгарга була, - дип үз һөнәре белән таныштыра башлады әңгәмәдәшем.
Бер кинологка - бер эт
Район кинологлары төркемендә бүген 16 эт һәм 13 кинолог бар. (сүз уңаеннан, Әлмәт кинологлары күпсанлы бәйге җүңүчеләре дә). Бер кешегә берәр эт туры килә дисәң дә була. Этләр өйрәтүләренә карап төрле юнәлештә эшли - шартлаткыч матдәләр һәм җайланмаларны табу, наркотикларны тоемлау һәм эз буенча эшләүчеләр. Һәр этне билгеле бер юнәлештә эшләргә өйрәтәләр. Элдар Фәргать улы шартлаткыч матдәләр һәм җайланмаларны табу һәм тикшерү буенча эшли.

- Көчекләрне Казан укыту үзәгеннән җибәрәләр. Аларны үзебез өйрәтәбез. Һәр этнең шәхси эше, паспорты бар. Ел саен прививка ясала, ярты ел саен тикшерү узалар. Этнең халәтенә һәм токымына карап алар хәтта 13 ел да хезмәт итәргә мөмкин. Минем Кирага, мәсәлән, 6 яшь. Марго лабрадоры да төпчек чагыннан ук бездә. Этләрне юу, ашату, карап тору, көн дә алар белән шөгыльләнү дә кинолог эше. Махсус үзәктә өйрәтеп кайткач та этләр белән һәрвакыт шөгыльләнеп, төрле күнегүләр уздырып торырга кирәк, - ди өлкән инспектор-кинолог.
Өйрәтүнең үз сере
Кинолог булу өчен характер кирәк. Монда эт кадәр этне дә кулга ияләштереп, аны үз колың итү мөһим. Этләр кешедән өстен чыгарга, җиңүче булырга ярата. Әмма бергә эшли башлагач, әлбәттә, кинолог хуҗага әйләнә. «Ят» сүзенә ятарга, «тор» диюгә торырга, «тавыш» дигәч өрергә һәм үз хуҗасын бер карашта ук аңларга тиеш алар.
- Эт - бик сизгер җан иясе. Аны дөрес итеп ияләштергәндә ул кешенең чын дустына әверелә ала. Ташлану һәм тешләүгә килгәндә, монда күбрәк кешеләр үзләре гаепле. Өйрәтелгән этләрне куркытырга, якын килергә ярамый. Яратмауны һәм начар кәефне дә шунда ук сизеп алалар, - ди Элдар.
Этләрдән курку хисе кечкенәдән үк булса да, читлекләрдән ташланырга торган этләр янына якынрак узып, аларны фотога да төшердем. Трой, Кобра, Бреф, Астра, Ивента, Эго - аларга кушаматны Казандагы питомникта ук бирәләр. Арада иң зур көнчыгыш овчаркасы Олурның үзенең кырыслыгы белән аерылып торганлыгына да инандым. Күзләре ялтырап, көрән аюга, хәтта ач гиенага охшаган бу хайваннарның бер карашыннан ук тәннәрем чымырдап китте. Ничек биредә курыкмыйча, батырлык җыеп эшләмәк кирәк дигән сорауга да, Элдардан кызык җавап ишеттем:
- Этләр алар бик йомшак. Иң курыкканым - бал кортлары! Кечкенә генә шул бөҗәкләрдән гомерем буе качып йөрим. Эт кадәр эт, явыз овчаркаларны да кулга төшерә алганны, бер көек кадәрле генә корт бөтен эшемне ташлап качарга мәҗбүр итә. Менә шундый кеше инде мин.
Филүзә Хәмидуллина
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia