Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суыткыч иясенә барып иреште

"Әлмәт таңнары" газетасына язылучылар арасында уйнаткан суыткыч, ниһаять, хуҗасына барып иреште - күп еллар газетабызны алдырып килүче Рәмлә Вәлиева лотереяда беренче тапкыр катнашкан һәм бүләк отачагына өметләнгән.

Рәмлә апага җиңүе турында без алдан ук телефон аша хәбәр иткән идек. Аның гаҗәпләнүен, сөенүен, кичерешләрен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бүләкне алырга килгәч тә, җиңүчебез шатлыгын яшермәде:

- Газетаны яратып укыйм. Тормыш хәлләре, кешеләр турындагы язмалар бик ошый. Намаз вакытларын вакытында биреп барасыз, "Әлмәт таңнары"ннан аерылырга җыенмыйм.

Рәмлә апага 75 яшь. Ул 40 нчы төзү-монтаж идарәсендә, төзелеш оешмаларында, аннан соң 16 ел сөт комбинатында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кайда гына булса да, үз вазифасын Рәмлә апа намус белән, җиренә җиткереп, җаваплы башкарган. Аның гомум хезмәт стажы 40 ел тәшкил итә. Газета укучыбызның гаиләсе дә бик матур. Тормыш иптәше белән алар (бергә яши башлауларына 53 ел) 3 малай тәрбияләп үстергәннәр. Әти-әниләре кебек егетләр дә бик тырыш, бүген инде алар үз юлларын тапкан, газиз кешеләре өчен өзелеп торалар. Вәлиевларга киләчәктә дә бәхетле гомер насыйп итсен!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250