Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су басудан зыян күргән әлмәтлеләргә Мәскәүдән акча кайтты

Узган ел әлмәтлеләр хәтерендә яхшы яклары белән генә түгел, гадәттән тыш хәлләре белән дә истә калды.

Мәгълүм булганча, язгы ташу чорында көтелмәгән су басулар байтак кайгы-хәсрәт алып килде.
Зыян күрүчеләргә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 елның 13 октябрендәге 750 нче карары белән билгеләнгән матди ярдәмне озак көтәргә туры килде. Су баскан торак бинаны торгызу өчен 10 мең сумга кадәр каралган (гаилә буенча тулаем алганда ул 50 мең сумнан артып китәргә тиеш түгел) бер тапкыр күрсәтелә торган матди ярдәм алу исемлегенә әлеге йортларда рәсми рәвештә теркәлеп яшәүче 1174 кеше кертелгән иде. Ярдәм килү озакка тоткарлангач, Әлмәт муниципаль районына әлеге акчаны түләү өчен 11 миллион 740 мең сум күләмендә бюджет кредиты бирелде.
Моннан тыш кеше башына 50 мең сум исәбеннән беренче кирәк-яракларын югалту уңаеннан да өлешчә финанс ярдәме тиеш иде. Бу максатларда безнең төбәккә 35 миллион сум акча кирәк булды. Исемлеккә 700 кеше кертелде.
Әлмәт муниципаль районына РФ Финанс министрлыгыннан көтелгән акчалар 29 декабрьдә килеп иреште. Ел тәмамланганчы әлеге сумманы зыян күрүчеләрнең исәп-хисап счетларына күчерү өчен башкарма комитет белгечләренә тәүлек әйләнәсе эшләргә туры килде. "Ак Барс" банкы шушы көннәрдә компенсацияләрне бирә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250