Реклама
Шәһәр күлен быел зур үзгәрешләр көтә. Әлеге биләмәне төзекләндерү өчен җитәкчелек Мәскәү белгечләрен җәлеп итте.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә булып узган киңәшмәдә күлнең суын чистарту һәм әйләнә-тирәсен яңарту проекты турында сүз барды. Биредә барлык шартлар тудырылган пляж, балалар бассейны, уен мәйданчыклары булдыру һәм Әлмәттә яңа экстремаль спорт төре - вейкбординг белән шөгыльләнү өчен күлдә вейк-парк ачу планлаштырыла. Эшче төркем проектның нечкәлекләрен тикшерү өчен урынга барып, биләмәне өйрәнгән инде.
Вейкбординг - ул су чаңгысы слаломы, акробатика һәм сикерү элементларын үз эченә алган экстремаль спорт төре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+