Шәфәгать Тәхаветдинов “Татнефть” ААҖ гендиректоры постыннан отставкага киткән
Гендиректор вазифаларын башкаручы итеп Наил Маганов билгеләнгән
Шәфәгать Тәхаветдинов "Татнефть" ААҖ гендиректоры постыннан отставкага киткән. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шәхси чыганактан билгеле булганча, ширкәтнең директорлар советы топ-менеджерның отставкасын кабул иткән.
Яңа җитәкче итеп, гендиректорның нефть һәм нефть продуктларын җитештерү һәм эшкәртү буенча беренче урынбасары - "Татнефть" ААҖ нефть һәм нефть продуктларын җитештерү идарәсе башлыгы Наил Маганов билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа