Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салымыңны түлә дә...

Физик затларның мөлкәтенә салынган салымны түләү вакыты тәмамлана. Салым органы әлмәтлеләрдән транспорт һәм милек салымын 1 ноябрьгә кадәр, җир салымын киләсе айның 15 еннән дә соңга калмый каплауны сорый. Муниципалитетта узган брифингта да сүз җыеп алынмаган салым очракларын бетерү хакында барды.


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Каюмов сүзләренчә, җирлектә салымны, бигрәк тә физик затларның мөлкәтенә салынганнарын вакытында түләмәү проблемасы актуаль кала. Ә бу берәмлекләр, бигрәк тә бу төр салым казналарының керем өлешен тәшкил иткән авыл җирлекләре өчен җитди мәсьәлә. "Түләүләр дәрәҗәсе артуга карамастан бурычлар проценты да саллы әле", - ди Айрат Каюмов.
Финанс-бюджет палатасы мәгълүматларынча, 1 октябрьгә әлеге төр салым түләүләре планда каралганның яртысын гына тәшкил иткән. Бердәм салым түләүләре турындагы хатларның соңгы партиясе районда 1 августка кадәр бурычлы һәммә кешегә таратылган булуга карамастан 5 октябрьгә күрсәткечкә тагын 5 % өстәлгән.
Бу төр салым БТИ, ЮХИДИ, Росреестр, җир кадастры хезмәтләреннән алынган мәгълүматларга нигезләнеп исәпләнә. Уведомлениедә төгәлсезлекләр булуын ачыклыйсың икән, салым органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Барып, хат белән яки интернет аша. Хәер, электрон хезмәтләр гамәлгә керү белән гражданин www.r16nalog.ru сайтында ШӘХСИ КАБИНЕТ булдырып, салым түләүләре турында, бурыч күләме хакында мәгълүмат белешә, түләүләрен дә интернет аша башкара ала. Моның өчен бер тапкыр салым органнарына барып гариза язарга, логин һәм пароль алырга кирәк.
Берьюлы өч салым түләү зарурилыгын истә тотып, аны алдан каплау хәерле, дип искәртте Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 16 нчы районара инспекция җитәкчесе урынбасары Зилә Вафауллина. Аның сүзләренчә, транспорт салымы - транспортның егәренә карап, җир салымы - кадастр бәясеннән чыгып, милек салымы - күчемсез милекнең инвентарь бәясенә карап исәпләнә. Салым түләүдән пенсионерлар, тумыштан, I һәм II төркем инвалидлар азат ителә. Ләкин алар ел саен тиешле документларын салым инспекциясенә тапшырырга тиеш.
Вакытында түли алмыйсың икән инде РФ Салым Кодексының 75 нче маддәсе нигезендә суммага һәр календарь көн өчен пени исәпләнә. Бурычлыны бу гына урыннан кузгата алмаса, салым органнары иң ахыргы чара - җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итә. Димәк, салым банк счетларындагы акчалар хисабына түләтеләчәк. Шунысын да истән чыгармаска кирәк, бурычы булганнар хәзер таможня аша үтә алмый. Быелның узган чорында салымын вакытында түләмәгән 30 лап әлмәтле Россия чиген уза алмый, ярты юлдан борылып кайткан.
Шуңа күрә дә һәркем "салым" дигән төшенчә барлыгын, аның төрләрен, теге яки бу төр керем алганда декларация бирергә кирәклеген белергә, салымны вакытында түләргә тиеш.
Ләйләгөл МИНАЕВА

Р.Гәрәев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250