Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салкын суга ОДН юк

Хәбәр иткәнебезчә, "Әлмәт-Водоканал" ААҖ идарәче компанияләр, ТМШ катнашында фатир эчендәге коммуналь ресурслар исәбен алучы приборларны тикшерү максатыннан йортларда йөрде. 6 апрельдә коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча махсус комиссиянең чираттагы утырышында әлеге "сәяхәт" нәтиҗәләре дә тыңланды.

"Әлмәт-Водоканал" ААҖ директоры Р.Г.Хафизов 446 торак йорттагы шәхси счетчикларның күрсәткечләрен алу планлаштырылуын билгеләп үтеп, 3 апрельдән 6 сына кадәр 68 йортта булуларын җиткерде. Контроль күрсәткечләр алу вакытында ярамаган гамәлләр кылу очраклары да ачыкланган. Аерым алганда, Ленин урамындагы 11 һәм 115, Гафиятуллин урамындагы 3, Шевченко урамындагы 2 в йортларындагы дүрт фатир хуҗасы счетчикларына магнит ябыштырган. 32 фатирда, болар Герцен ур., 100, Девонская ур., 93 һәм 95, Заслонов ур., 5 һәм 7, Ленин ур., 7, 101 һәм 115, 8 Март ур., 29, Белоглазов ур., 119, Тукай пр., 1 һәм 7, Фәхретдин., 27, Пушкин ур., 37, Нефтьчеләр ур., 37, Радищев ур., 2 б, Төзүчеләр пр., 25, Шевченко ур., 78, Чернышевский ур., 4 һәм 49, Севастопольская ур., 6, Маяковский ур., 76 һәм 4, Чапаев ур., 5 нче йортларда, счетчикларның корпусында ярыклар пәйда булган. Ленин урамындагы 115 һәм 40 нчы йортлардагы ике фатирда приборга струбцина урнаштырганнар. Чернышевскийдагы 49, Чапаев һәм Толстой урамнарындагы 5 һәм 4 нче йортлардагы өч фатирның тапшырылган күрсәткечләре белән чынлыктагысы туры килмәгән. Фатир хуҗалары факттагыдан түбән саннар күрсәткәннәр. Тотылган сулары өчен түләүне башкалар кесәсеннән чыгарырга теләүчеләр нинди генә хәйләгә бармаган. Мисал өчен, Ленин урамындагы 71 нче йортта яшәүче бер гаилә счетчикны бораулап тишкән, Тукай урамындагы 61/2 йорттан берәве нәкъ үзәккә шприц энәсен кадап куйган, Белоглазов урамындагы 139 нчы йортта гомер кичерүче гаилә корпусны салдырган. Чапаев урамындагы 5 нче йорттагы ике фатирның приборлары шулай ук герметик ябылмаган. Белоглазов урамындагы 145 һәм Ленин урамындагы 73 нче йортларда яшәүчеләр (ике фатир) пломбаны өзгәннәр.

Тикшерү барышында 9 фатирда пропискада беркем дә тормавы, әмма аларда 17 кеше яшәве ачыкланган. Әлеге фатирларның 8 Март ур., 9, 11, 12, 27, Белоглазов ур., 133, Шевченко, 70 һәм 78 нче йортларда, "ТИСБИ" кунакханәсендә урнашуын да әйтеп үтәргә кирәк.

- Контроль күрсәткечләр даими алыначак, бу эш туктатылмаячак. Һәрбер фатир тикшереләчәк. Бу бер көнлек кенә эш түгел, шуңа күрә ел әйләнәсе йөриячәкбез. Ачыкланган мондый фактлар уңаеннан актлар төзелә. Кешеләр һәрвакыт су буенча ОДН турында сөйлиләр. Су буенча бернинди дә ОДН юк. Йортка күпме су килә, биредә яшәүчеләрнең тоткан суы да шулкадәр күләмдә булырга тиеш. Әмма анализлар кешеләрнең су урлавын күрсәтә. Алар күршеләре хисабына алдашырга яки факттагыдан аз түләү өчен әллә нинди хәйләләргә барып ситуациядән чыгарга тырыша. ОДН алар аркасында барлыкка килә. Йорттагы мондый кешеләргә күз йомарга кирәкми, аларга каршы көрәш алып бару зарур. Тоткан сулары өчен үзләре тулысы белән түләсен",- дип аңлатты Раушан Газизҗанович.

Тулай торакларда салкын су өчен шулай ук ОДНга зур күләмнәр языла. Идарәче компанияләргә һәрбер катта яки секцияләп тотылган суны факт буенча исәпләү өчен счетчиклар куярга тәкъдим ителде. Бүген предприятиегә булган бурыч 51 миллион 996 мең сум тәшкил итә.

Ә менә "АПТС" ААҖ гә булган бурыч 1 мартка 121 миллион сум тупланган. Кайбер идарәче компанияләрнең эше арбитраж судына җибәрелгән. Иң зур бурыч "5 нче ЖЭУ" һәм "Комплект сервис"ныкы.

Киңәшмәдә идарәче компанияләр белән беррәттән торак милекчеләре ширкәтләренең дә ЭТИС системасындв эшләргә тиешлекләре хакында сүз алып барылды. Мәгълүматларын ачмаганнарга карата штрафлар салына. Шулай ук банкларның коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары зур булган фатирларны алып сату фактлары уңаеннан мәсьәлә күтәрелде, мондый алыш-бирешләргә чик куярга кирәклеге искәртелде. Бурычлы фатирларны үз теләкләре белән алган кешеләр ахырдан инстанцияләр буйлар йөрергә мәҗбүр.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250