Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Бердәм Россия" сафлары арта

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсе Әлмәт җирле бүлекчәсенең XX конференциясе булып узды.

Аның эшчәнлегендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе сәяси советы сәркатибе урынбасары В.П.Логинов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, партиянең төбәк бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Л.Н.Нугуманова, ТР Дәүләт Советы депуталары Н.В.Кольгин, Г.В.Еремеева да катнашты.
"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлекчәсендә бүген барлыгы 6463 әгъза исәпләнә. Беренчел бүлекчәләр саны 93 кә җиткән. Партиягә керүчеләр саны елдан-ел арта бара. Бу һәм башкалар хакында "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлекчәсе сәяси советының 2011 елның июненнән 2012 елның апреленә кадәрге эшчәнлеге турында чыгыш ясаган җирле бүлекчә сәяси совете сәркатибе вәкаләтләрен башкаручы В.И.Самойлов хәбәр итте. Партия шәһәребездә зур абруй казана. Узган ел РФ Дәүләт Думасына депутатлар һәм агымдагы елда РФ Президентын сайлаулар шуны күрсәтте. Мәгълүм булганча, Әлмәт районы буенча "Бердәм Россия" партиясе сайлауларда беренчелекне яулады.
Конференциядә партиянең Әлмәт бүлекчәсенең сәяси советы составына үзгәрешләр кертелде, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XIX конференциясенә делегатлар сайланды. В.П.Логинов "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлекчәсе сәяси советы секретаре вазифасына Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салиховны тәкъдим итте. Бердәмроссиялеләр бертавыштан Мәҗит Хаҗиповичка ышаныч күрсәтте. Конференциядә шулай ук район үсешенә өлеш кертүчеләргә, партия тормышында актив катнашучыларга ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсенең Мактау грамотасы тапшырылды. Ә М.Х.Салихов "Гагарин очышы" медале белән бүләкләнде.
И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: