Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рус Акташында – яңа корылма

Узган атнада Рус Акташында яңа чистарту корылмалары файдалануга тапшырылды. Әлеге уңайдан оештырылган чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар катнашты.

Мәҗит Салихов тантананы ачып, 80 нче елларда төзелә башланган һәм төзелеш эшләре 15 елдан артык дәвам иткән гамәлдәге чистарту корылмаларының тикшерүче службалар тарафыннан куелган таләпләргә җавап бирмәвен һәм шуңа күрә муниципалитет ике ел элек яңа чистарту корылмалары төзү турында карар кабул итүен җиткерде. Яңа корылмаларның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 600 кубометр тәшкил итә. Тулаем смета бәясе -45 миллион сумлык. Объект төзелеше җирле бюджеттан һәм "Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты" МБУның бюджеттан тыш средстволары хисабына финансланган. Проект-смета документларын "Татводпроект " институты эшләгән. Ә төзелешне подряд оешмасы "Арслан" ҖЧҖ алып барган. Җибәрү-көйләүэшләре "Эко-Инжиниринг" һәм "КЭР Автоматика" җәмгыятьләре тарафыннан башкарылган.

- Чистарту корылмалары - көн кадагындагы темаларың берсе, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Акташта бу проблема чишелде, әмма әле шәһәрдә дә хәл итәсе мәсьәләләр бар. Муниципалитет ягыннан без Әлмәт шәһәре чистарту корылмалары буенча проект-смета документациясен әзерләдек, экспертиза бар, уртак көч белән шәһәр чистарту корылмалары буенча да бу сорауны чишәрбез дип ышанам.

Күргәнебезчә, чистарту корылмалары төзелеше зур суммалар таләп итә. Мәҗит Хаҗипович экология һәм табигать ресурслары министрына мөрәҗәгать итеп, моны республика һәм федераль программаларга кереп чишәргә булуын искәртте. Ул, һәрвакыттагыча, төзелешкә үз өлешен кертүчеләргә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды .

Артем Сидоров та Рус Акташында чистарту корылмалары ачылуны мөһим вакыйга дип бәяләде. "Биредә авырткан урыннарның берсе иде. Дала Зәендә җитди йөкләнеш булды. Аңа агым сулар Акташтан гына түгел, Әлмәт, Карабаш, Бөгелмәдән дә керә. 2007 елдан ук биредә суның сыйфаты начараю баруын терки башладык. Хакимияткә, пычрак сулар ташлауга юл куйган предприятиеләр җитәкчеләренә катгый таләпләр куйдык. Дөресен әйтергә кирәк, Рус Акташындагы "Инженерлык челтәрләре" МУП ЖКХ төрле алымнар кулланып, чистарту корылмаларын модернизацияләргә тырышып карады. Әмма биредә төптән чаралар кирәк иде. Бүген мин 2010 елда шушындый карар кабул иткәннәре өчен муниципалитет җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм. Бу бердәнбер дөрес карар иде. Уртак көч белән менә дигән объект барлыкка килде", - диде министр чыгышында. Ул да буш кул белән килмәгән. "Инженерлык челтәрләре" МУП ЖКХ директоры Раилә Ялаловага министрлыкның Мактау грамотасы тапшырылды. Раилә Ялалова үз чиратында барлык җитешсезлекләрне бететергә, районның экологик торышына өлеш кертергә ышандырды.

Кызыл тасмалар киселгәннән соң һәркем бина эченә үтте. Биредә сыйфатлы һәм таләпләргә җавап бирерлек эш өчен барлык шартлар тудырылган.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250