Ростуризм россиялеләрне Мисырга бару куркыныч булуы турында кисәтә
Россия туризм ведомствосы туристлык операторларын һәм туристлык агентларын Мисырга турлар сату мөмкин булмау һәм җаваплылык турында кисәтә.
Россия туризм хезмәте Мисыр кунакханәләрендәге кичәге теракттан соң россиялеләрне Мисыр территориясенә баруның куркыныч булуын истә тотарга һәм гарәл иленә үзлектән барудан тыелып торырга кирәклеген искәртә. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
Ведомство әлеге хәлдән соң Россия һәм Мисыр белән авиаэлемтәләрнең әлегә кадәр ябык булуы дөрес карар булуы раслана дип җиткерә. Мисырда туристларга ташлану очрагы илдә криминоген хәл саклануын күрсәтә.
Россия туризм хезмәте туристлык операторларын һәм туристлык агентларын Мисырга турлар сату мөмкин булмау һәм моның өчен җаваплылык турында кисәтә.
Искәртеп үтик, кичә Хургадада пычак белән коралланган ир-ат Кызыл диңгез ярындагы отельдә туристларга һөҗүм иткән. Ике кеше үлгән, дүртесе яраланган. Ул туристлар Украина гражданнары булган.
Шулай да Украина Чит ил эшләре министрлыгы консуллыгы хезмәте департаментында үз гражданнарының үлүен расламаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа