Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәхмәтле көн

Чәршәмбе. Атнаның бу көнен "рәхмәтле" дияргә нигез бар. Беренчедән, 18 нче июльдән алып чәршәмбе саен якты көннең һәр минутын үскән уңышны түкми-чәчми җыеп алу өчен файдаланган тырыш комбайнчыларны хөрмәтлиләр.

Икенчедән, комбайнчылар үзләре дә игенченең фидакарь хезмәтен бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәтле. Кабинетка чакырып түгел, эш кешесенең хезмәт шартларын урынга килеп бәя бирүләренә дә сөенә алар. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салиховның ашлык суктыруда көнлек норманы үтәгән комбайнчыларга сертификат тапшыруының бигрәк шул ягы белән игътибарга лаек булуын крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Николай Малышев та искәртте. ДОН-1500 комбайнында ике норма үтәгән Николай Мироновка сертификат тапшыру өчен төбәк башлыгы 80 чакрым ара узып, Яңа Чишмә районы белән чиктәш басуга килде.

Бу атнада "Березовка" ҖЧҖ нән Николай Гаврилов ("Нива-эффект" комбайны) 4 сертификатка, "Аппак" ҖЧҖнән Владимир Курдыбайло ("Енисей") 3, Николай Овчинников ("Енисей") 1 норма өчен премиягә һәм район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. "Союз-Агро"ның Кузайкино кустында исә алдынгылар исемлегендә бу юлы 13 комбайнчы теркәлде. Араларында иң яше 19 яшьлек Виктор Денисов. Тракторчы-машинист белгечлеге буенча быел гына Зәй политехника көллиятен тәмамлаган егет зур тыйнаклык белән хуҗалыктагы хезмәт шартларыннан да, хөрмәттән дә канәгать булуын билгеләп үтте. Хезмәт елъязмасы башында ук тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән шундый мәртәбәгә лаек булуы, төбәк башлыгының игътибарга алуы аны бераз каушатты, ахры. Ләкин эш нәтиҗәсе дәлил: Денис төшеп калганнардан түгел. Агроном Рифат Муллин да хуҗалыктагы иң зур комбайн - Нью-Холландны ышанып тапшыруларына үкенмәвен ассызыклады.

Мәҗит Салихов сүзләренә караганда, Әлмәт игенчеләре республика башлыгы куйган срокка - 20 августка кадәр уракны тәмамлаячак. "Күп кенә хуҗалыклар болай да билгеләнгән графиктан алда бара. Көннәр уңай торса, ял көннәренә бөртеклеләрне урып-җыюга нокта куячакбыз", - дигән ышаныч белдерде Мәҗит Салихов.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250