Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика прокурорлары арасындагы 2 нче спартакиаданың төбәк ярышларында әлмәтлеләр икенче

Җомга көнне республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге прокурорлары "Татнефть" ААҖ спорткомплексына җыелды. Республика прокурорлары арасындагы 2 нче спартакиаданың төбәк ярышларына тугыз районнан 60 тан артык кеше килде.

Ярышларга тантаналы рәвештә старт биреп, сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Әлмәт шәһәре прокуроры Рафаэль Шакиров быелгы елның үзенчәлекле булуын, алда безне Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы көтүен искәрттеләр. Спартакиада Универсиада булмаса да, аңа һәрбер шәһәр прокуратурасының җитди караганлыгы сизелде. Командаларның шәһәр исемнәре язылган махсус киемнән һәм башка үз билгеләре булуы, ярышларда җиңүгә омтылышның көчлелеге - һәммәсе игътибарны җәлеп итте.
Әлбәттә, ярышларда чыгыш ясау өчен физик яктан чыныккан булу кирәк. Прокуратура хезмәткәрләре йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат, волейбол, мини-футбол буенча үзләренең җитез, зирәк булуларын тагын бер кат расладылар. Җанатарларның көч-куәт биреп торуы аларны тагын да җилкендерде. Нәтиҗәләргә килгәндә, команда зачетында беренчелекне Бөгелмә яулады. Әлмәт прокурорлары алардан азга гына калышып, икенче урынга чыкты. Өченчедә - азнакайлылар.

Спартакиаданың узган елгы төбәк этабы да бездә үткәрелгән иде. Ул чагында әлмәтлеләр беренче урынны яулады. Аннан республика прокурорлары нефтьчеләр башкаласына җыелды. Монда көньяк-көнчыгыш төбәкнең җыелма командасы, казанлыларны гына алга үткәреп, икенче урын алды.

- Җыелма команданың яртысын безнекеләр тәшкил итте, - диде хезмәттәшләренә көч биреп торган Рафаэль Шакиров. - Вакытлары кысан булса да, прокурорларыбыз спорт белән дә шөгыльләнә. Бу спартакиада уеннары үзеңнең көчеңне генә сынап карау түгел, ул очрашу, башка төбәкләрдәге коллегаларың белән аралашу урыны да.

Алда - республикакүләм ярышлар. Ул быел май аенда Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк. Анда һәр төбәкнең җыелма командалары арасында көчлеләр билгеләнәчәк.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250