Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Район башлыгы Әлмәт юлларында ремонт эшләренең барышы белән танышты

Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов юл-транспорт инфраструктурасының торышын даими контрольдә тота. 20 июльдә ул шәһәрнең йорт тирәзсе территорияләрендә ремонт эшләренең барышын карады.

Рейдта район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Шәһәр юлларын ремонтлауга муниципаль юл фондыннан 32 миллион сум акча бүленгән иде. Фонд Әлмәт муниципаль район советы карары белән бу ел башында оештырылды. Хәзер эшләр тәмамланган диярлек, Шевченко, Советская, Ленин, Балакина, Тельман урамнарында,Төзүчеләр проспектында урам участоклары ремонтланды, хәзер Полевая урамында эш бара.

Быел квартал эчләрендәге территорияләрне төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 30 миллион сум өстәмә акча бүленгән. Хәзер Луговая, Геофизическая, Советская, Толстой, Чапаев урамнарында эшләр башкарылды. Ленин урамында Шарлавыклы буалардан "Ак барс" банкына кадәр тротуар яңартыла, 11 мәктәп районында һәм башка территорияләрдә эшләр бара.

Ленин-Әминов урамнары чатында эшләр нык бара. Белгечләр әйтүенчә, якын арада машина йөртүчеләр бу чат аша йөри алачаклар. Җәяүлеләр юл аша имин чыга алсын өчен светофорлар да куела.

Район башлыгы юл төзүчеләрнең көчәйтелгән режимда эшләвеннән канәгать калды, шәһәр урамнарын-юлларын төзекләндерү өчен зур ярдәм күрсәткән "Татнефть" компаниясе җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250