Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Премияләр саны арта

Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән урып-җыюда зур күрсәткечләргә ирешеп эшләүче комбайнчыларга махсус премияләр булдырылды. Бер атна элек акча сертификаты районның 12 алдынгы комбайнчысына тапшырылган иде.

8 августта мондый бүләккә тагын 82 комбайнчы ия булды. Арада ике һәм хәтта өч премия алучылар да күзәтелде.

Район башлыгы сертификатларны һәм Рәхмәт хатларын иген кырларына барып тантаналы шартларда үзе тапшырды. "Союз-Агро" җәмгыятенең Мактама комплексы кыр батырларына бай: бу көнне берьюлы җиде комбайнчысы билгеләп үтелде. Арада ике премия алучылар да булды. Мәсәлән, 22 яшьлек Альберт Масалимов урак өстендә әле икенче сезон гына эшли. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егет озак еллар дәвамында байтак кына тәҗрибә туплаган комбайнчылардан калышмый. Ике премия алуга ул бик шатланды. Фәнис Вәлиәхмәтовның быел җиденче урак өсте. "Яз көне үзең эшләгән басудан иген җыю күңелле", - ди ул да. Аларның икесе дә эш өчен барлык шартлар тудырылуын җиткерделәр. Район башлыгы Мәҗит Салихов та "Союз-Агро" җәмгыятенең эшчәнлеген уңай яктан бәяләде. Мактама комплексы директоры Азат Әхмәтҗанов урып-җыюда "Нью Холланд" маркалы 44 комбайн катнашуын, чәршәмбе көнгә игеннең 56 процентының сугылуын, уңышның әйбәт чыгуын җиткерде. Арпаның уңыш бирүчәнлеге гектарыннан 30,5, арышныкы 20, борчакныкы 22,5 процент тәшкил итә. Биредә "Маргарита" сортлы элиталы сабан бодае игелә. Быел аннан узган елга караганда да артыграк, ягъни гектарыннан 40 центнердан өстән уңыш алу көтелә.

"Кичүчат" хуҗалыгында Казаннан килеп эшләүче Рөстәм Хәйруллин районда беренче булып өч премиягә ия булды. Ул 600 тоннадан артык бөртек суктырган. Рөстәм дә комбайнчылар өчен тудырылган шартлардан канәгать. Аңа биредә нык ошый, безнең якларда төпләнеп калырга исәбе юк түгел егетнең. Район башлыгы "Кичүчат"та басуларда алны-ялны белми эшләгән 4 комбайнчыга сертификат тапшырды. Хуҗалыкның сабан бодае һәм карабодай гына җыясы калган.

Чираттагы тукталыш "Ярыш" хуҗалыгының иген кырында булды. "Татбуртранс" предприятиесеннән килеп эшләүче әтиле-уллы Владимир һәм Василий Рябовлар шулай ук сертификатларны һәм Рәхмәт хатларын шатланып кабул итте. Шатланырлык та, бу бит хезмәт хакына менә дигән өстәмә. Тырышлыгыңны кызганмасаң, эш барышында шундый берничә премия алырга мөмкин.

"Зәй" хуҗалыгында да фидакарьләр бар икән. Мәсәлән, Ленар Гарипов "Дон-1500" комбайнында 500 тоннага якын ашлык суктырган. Район башлыгы килгәндә ул сабан бодаен урып-җыю белән мәшгуль иде.

"Рубин" хуҗалыгында да ике премия алучылар булды. Биредә дүрт комбайнчы эшли. Барысы да Чувашстан якларыннан килгән. "Рубин"ның иген кыры 1500 гектар тәшкил итә. 8 августка аның 980 гектарында урып-җыю эшләре башкарырга кирәк иде әле. Уңыш тулаем алганда гектарыннан 20 центнер чыга.

"Чишмә" хуҗалыгы уңганнары турында без язып чыккан идек инде. 6 августка ук 6 шар мең центнер иген суктырган Виталий Филюшин һәм Николай Майоровның күрсәткечләре бүген тагын да югары. Николай район комбайнчылары арасында икенче булып берьюлы өч премиягә лаек булды. Виталий ике премия алды.
Мәҗит Салихов журналистларга биргән әцгәмәсендә чәршәмбе көнгә район буенча алганда урып-җыю эшләренең 60 проценттан артыклык башкарылуын, ашлык тапшыру планының 64 процентка үтәлүен, әлегә эш барышыннан канәгать булуын билгеләп үтте. "ТР Президенты куйган срокка - 20 августка кадәр урак өстен тәмамларбыз дип уйлыйм. Әгәр бу вакытка сыешсак, үстерелгән игенне югалтулар да аз булачак. Көн саен штаб утырышы уздырабыз. Белгәнегезчә, аңа мин җитәкчелек итәм. Барлык җитәкчеләр дә, механизаторлар да алда торган бурычны - уңышны югалтуларсыз кыска срокларда җыеп алу кирәклеген яхшы аңлыйлар", - диде ул.

Ирина Апачаева

М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250