Реклама
Нефтьчеләрнең 19 август көнне узган һөнәри осталык бәйгесендә катнашкан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шәһәребез буйлап сәяхәт тә кылды.
Социаль объектлар белән танышу үзәк район шифаханәсендәге инфекция һәм онкология диспансерындагы диагностика бүлекчәләреннән башланды.
Инфекция бүлекчәсендә җәелдерелгән капиталь ремонт биредә авырулар өчен СанПиН таләпләренә ярашлы уңайлы шартлар тудыруны күз уңында тота. Проект буенча бинаның беренче катында һава-тамчы юлы белән таралучы һәм эчәк инфекциясе белән авыручылар өчен кабул итү бүлмәсе, 16 караваты булган 6 бокс-палата, дежур табиб һәм өлкән шәфкать туташы бүлмәләре урнашачак. Икенче катта 32 караватлы 8 палата, ординаторлык, процедура бүлмәләре, бактериологик анализлар алу өчен 2 бүлмә, буфет, санузеллар булдырылачак. Подвалда гардероб, кер юу урыны, складлар булыр дип планлаштырыла. Бу хакта кунакларга ЦРБның баш табибы Гөлсинә Шәмсиева сөйләде. Шунысын да ассызыкларга кирәк, бүлекчәдә аерым керү һәм чыгу, ашыгыч медицина ярдәме машиналары өчен махсус кабул итү урыннары каралган. Палаталар да бүленеш тапкан: һава-тамчы һәм эчәк инфекцияләре белән авыручылар өчен алар аерым-аерым.
Яңа инфекция бүлекчәсе "Татнефть" компаниясе ярдәме белән төзекләндерелә. Бу максатта барлыгы 26 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Күптән түгел нефтьчеләр җиһазлар сатып алуга да өстәмә финанс ярдәме күрсәткән.
Премьер-министр инфекция бүлекчәсе һәм онкология диспансеры мисалында Әлмәтнең сәламәтлек саклау өлкәсендәге күркәм үзгәрешләрен югары бәяләде. Соңгысы белән танышу барышында диспансеризация программасы буенча дәүләт сәясәтенең дөреслегенә басым ясады. Аның фикеренчә, сәламәтлекне саклау өчен һәркем иртә диагностикага зур игътибар юнәлтергә тиеш. Әлмәт һәм күрше-тирә районнарда яшәүчеләргә бу уңайдан ерак барасы юк - заманча онкология диспансеры һәркем өчен ачык.
Онкология диспансеры 2010 елның октябрендә ачылган иде һәм ул 10 район халкына хезмәт күрсәтә. Озакламый биредә "Яңа онкология" проекты эшли башлаячак. Тулы мәгълүматны бу турыда поликлиника мөдире Сергей Карамаликов җиткерде. Проект кысаларында 5 яңа бүлекчә, ультратавышлы диагностика кабинеты булдырылачак, химиотерапия кабинетын киңәйтү дә планлаштырыла. Авыруларга, шулай ук аларның туганнарына социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләре дә эшли башлаячак, мобиль бригадалар булдыруны да күз уңында тоталар.
Кунак шәһәребезнең иң матур ял итү урыннары саналган шарлавыклы буаларда һәм паркта да булды.
- Әлмәт Европа дәрәҗәсендәге шәһәр исеменә лаек, - дип белдерде сәяхәт ахырында Премьер-министр. Әлеге сүзләргә күптән күнексәк тә, аны кабат-кабат ишетү бездә горурлык хисен көчәйтә генә. Калабызның матурлыгы, төзеклеге, нефтьчеләребезнең хезмәте белән горур без!
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы