«Пляж» булды, тагын нәрсә көтәргә? [+ФОТОЛАР]
Киләсе елга план корганчы, башта шәһәр халкы белән киңәшләшәсе бар.
Шул уңайдан калабызның Яшьләр үзәгендә мөһим зур очрашу булып узды. Ул Әлмәттә иҗтимагый тирәлек булдыруга корылган иде. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан республикасы президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, шәһәр һәм район редприятиеләре белгечләре, иҗтимагый оешмалар, клублар, студентлар, бер сүз белән әйткәндә, Әлмәт язмышына битараф булмаган халык катнашты. Очрашуның максаты - Әлмәттә яңа проект булдырганчы, халыкның нигә моҗтах икәнен белү.
- Безгә шәһәр халкы, калабыз кунаклары күзгә-күз күрешеп очрашу, ял итү, күңел ачу, танышып гаилә кора торган матур тирәлек булдыру зарур, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.
Чарада катнашучылар каршында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Ул шәһәр күлен төзекләндерү идеясын тормышка ашыруда бердәм эшләгән нәтиҗә буларак килеп чыккын «Пляж» зур проекты турында горурланып сөйләде.
Өч сәгать дәвамында барган очрашуда катнашучыларга иҗтимагый тирәлек булдыруда үз фикерләрен беледерү мөмкинлеге бирелде. Нәтиҗәдә күпчелекне борчыган мәсьәләләр арасында шәһәр сусаклагычын төзекләндерү, Әлмәтне яшелләндерү, үзәк район хастаханәсе артындагы елганы тәртипкә китерү сыман мөһим сораулар барлыгы ачыкланды. Район башлыгы исә шәһәребезнең үзәк өлеше булган Гагарин урамын иҗтимагый тирәлек буларак тулыландыруны тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia