Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пионериягә – 90 ел

19 май көнне Бөтенсоюз пионер оешмасы 90 еллыгын билгеләп узды. Юбилей уңаеннан балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йортында пионерия музее ачылды. Аның инициаторы - үзәк директоры Н.Беляева.

Пионерия ветераннары һәм шәһәр балалар думасы әгъзалары музейга нигез салуга актив өлеш кертте.

Музейда йөзләгән экспонат урнаштырылган, биредә Әлмәт районында пионерия тарихын чагылдырган альбомнар, фотолар, документлар тупланган, герой-пионерларның портретлары һәм биографияләренә аерым урын бирелгән. Шулай ук әдәбият, фонотека, газета-журналлар, пионервожатыйлар өчен методик кулланмалар да музейда бар. Чарага җыелучылар пионер атрибутикасын зур кызыксыну белән карады, Ленин почмагы да игътибарны җәлеп итте.

Музейны ачуда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов катнашты. Ул пионер хәрәкәтенең әһәмияте, балаларны тәрбияләүгә керткән өлеше турында сөйләп үтте.

Пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда барлыкка килгән. Әлмәт авылында беренче пионер отряды 1923 елда оешкан. 1953 елда, Әлмәткә нигез салган чорда, яңа сафка кертелгән мәктәпләрдә пионер оешмалары булдырылган. Ветераннар, элеккеге вожатыйлар бәйрәм барышында ул еллардагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Пионериянең 90 еллыгына багышланган чаралар алда да дәвам итәчәк, озакламый балалар иҗтимагый оешмаларының фестивале үтәчәк.

Л.Сибгатуллина,

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250