Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Оҗмах– аналарның аяк астында”

Хәбәр иткәнебезчә, "Әлмәт таңнары" газетасында мөхтәсибәт белән берлектә Аналар көне уңаеннан мәктәп балалары арасында "Оҗмах- аналарның аяк астында" дип исемләнгән бәйге уздырылды.

Бәйгегә 93 инша җибәрелгән иде. Бүген Үзәк мәчеттә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Мөхтәсибәт I урынны алучыларны 1,5 меңәр, II урынга чыгучыларны 1 әр мең, III урынга лаек булучыларны 500 әр сум белән бүләкләде. Урыннар ике төркемгә бүленеп бирелде. Кече яшьтәгеләр арасында I урынны Ралинә Хәбирҗанова (Югары Мактама, 5 нче сыйныф), II урынны Булат Гарипов (Түбән Мактама, 1 нче мәктәп, 4 б сыйныфы), III урынны Рәмис Гыйздәтуллин (Яңа Кәшер, 2 нче сыйныф) алды. Өлкән сыйныф укучылары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын - Гүзәлия Ибраһимова (Кичүчат, 8 нче сыйныф), Альбина Варламова (Кәләй, 11 нче сыйныф);

II урын - Булат Котбиев (Кичүчат, 11 нче сыйныф), Анастасия Апакова (Кәләй, 10 нчы сыйныф);

III урын - Айсылу Габдрахманова (Габдрахман, 9 нчы сыйныф), Айгөл Шәфыйкова (Тайсуган, 8 нче сыйныф), Алия Ризатдинова (17 нче мәктәп, 10 нчы сыйныф).

Шулай ук кызыксындыру бүләкләре дә каралган иде. Әлеге бүләкләр Альберт Асылбаев (Югары Мактама, 4 нче сыйныф), Айгөл Юнысова (Елховой, 9 нчы сыйныф), Наил Салихов (Яңа Кәшер, 2 нче сыйныф), Алинә Таҗиева (17 нче мәктәп, 3 а сыйныф), Ләйсән Рамазанова (Яңа Нәдер, 10 нчы сыйныф), Илүзә Зәбирова (Мәмәт, 5 нче сыйныф), Сөмбел Хәлиуллинага (Сөләй, 3 нче сыйныф) тапшырылды. Укучылар белән килгән мөгаллимәләргә дә истәлекле бүләкләр бирелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз. Мөхтәсибәткә шундый зур бүләкләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бәйге турындагы тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250