Миңнебайлылар балыклы булды [+ФОТОЛАР]
Бүген авыл өчен шатлыклы вакыйгаларның берсе булды. Арча балык хуҗалыгыннан 200 килограмм яшь балык кайтартып, шуларны авыл башындагы күлгә җибәрделәр.

Биредә балык үрчетү икенче тапкыр, моннан берничә ел элек шулай ук елга балыкларын үрчеткән булганнар. Карп, ак амур, толстолобиклар берничә елдан ук уылдык чәчәчәкләр ди белгечләр. Авылның Кичуй елгасында моңарчы да балыкчыларның өзелгәне булмаган, хәзер халык тагын да артыр диләр. Әлеге кызыклы һәм тарихи вакыйганың шаһитлары булырга балалар да, авыл халкы да килгән иде.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia