Март аенда Әлмәттә элемтәгә тарифлар арта
Җирле телефон аша сөйләшүләргә тарифларның максималь дәрәҗәсе уртача 5-5,5 процентка артачак.
Җирле телефон элемтәсенә тоташуларга тарифлар исә киресенчә уртача 10 процентка кимиячәк. Бу турыда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
Шунысы да бар, җирле операторлар тарифларны мөстәкыйль рәвештә дә билгели ала, тик алар федераль органнар тарафыннан билгеләнгән максималь дәрәҗәдән артык булырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа