Әлмәттә зур вакыйга – велосипедчылар фестивале
Бүген нефтьчеләр каласына бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев янә килде.
Әлмәткә велосипедны үз итүчеләр җыелды. Бүген беренче тапкыр велосипедчылар фестивале узды. Шул рәвешле әлмәтлеләр илдәге велопарадка кушылды.
Ленин мәйданында чын тамаша булды. Чарага ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, чит илдән махсус кунак Майкл Андерсн, Дәүләт думасы депутаты, чемпион Николай Валуев та килгән иде. Аларның һәммәсе велопарадта катнашты. Казаннан мәртәбәле кунаклар - велотриал буенча берничә тапкыр чемпион исемнәре яулаган егетләр Сергей Бондарев һәм Рамил Шарапов та чакырылган иде. Алар велосипедларында экстремаль трюклар күрсәтте. Велопарад нәни балалар узышы белән башланып китте. Аларга өлкәннәр, спортчылар, мәктәп укучылары кушылды. Чара иң текә велосипедчылар ярышы белән экстрим паркта дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа