Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәттә үзенчәлекле фонтан ачылды [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә фонтаннар саны тагын бергә артты. Күпме булуга да карамастан, аларның һәрберсе үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый. Кичә драмтеатр артында ясалган фонтан да ачылды. Төсле-музыкаль фонтан ачылышын карарга бик күп халык җыелган иде. Башта алар игътибарына күңел ачу программасы тәкъдим ителде.

Фонтан җәй көне генә төзелә башланган иде. Кыска вакыт эчендә шундый күркәм урын ясалган. "Татнефть"нең чираттагы саллы бүләге булды бу. Әлеге объектның башкаручысы итеп "Әлмәтнефть" идарәсе билгеләнгән булган. Идарә начальнигы Ринат Нугайбеков әлеге урынның һәркемнең күңеленә хуш килүен, аның яңа гына кавышкан парларның да яраткан урынына әйләнүенә ышанычын белдерде, биредә музыкаларга заказ бирергә мөмкин булачагын искәртте.
- Нефтьчеләр ярдәме белән әле тагын башка объектлар да төзелә. Планда иҗтимагый мәдәни үзәк, яңа картиналар галереясы бинасы төзелеше, ачык һава астында музей ачу, - диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та нефтьчеләр ярдәме белән матурланган Әлмәтнең Россиядә дә иң төзек шәһәрләрдән саналуын искәртте.
Казанның "Аква Бренд" ҖЧҖ директоры Георгий Казакевич да калабызны иң матур шәһәр дип бәяләде. Ул һәм алда чыгыш ясаучылар да бу үзенчәлекле, гаҗәеп урынны сакларга, шулай матур килеш тотарга чакырдылар.
Менә кнопкага басылды, яңа фонтан өскә музыка астында аллы-гөлле суларын бәрде. Көн салкын булуга да карамастан, балалар да, зурлар да аның арасыннан рәхәтләнеп йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса