Әлмәттә юллар тәртипкә китерелә [+ФОТОЛАР]
Шәһәр юлларында ремонтның кызган чагы. Бигәштәге Фатыйх Кәрими урамында барган эшләр белән без, журналистлар да, урынга барып таныштык.
Юлларга тизрәк ремонт ясауларын һәрберебез көтәдер. Җәяүлеләр тигез тротуар турында хыялланса, руль артындагылар чокырлардан, шәхси йортларда яшәүчеләр яңгырлы көннәрдә урамнарыннан транспорт белән генә түгел, җәяү дә уза алмауларыннан зарлана. Быел шәһәрдә квартал эчләрендәге юлларны тәртипкә китерүгә республика бюджетыннан 50 миллион сум акча бүленә. Шулай ук калабызның урам-юл челтәрләре дә ремонтлана. Әлеге максатка муниципаль юл фондыннан 31,6 миллион сум каралган. Фатыйх Кәрими урамындагы юл да аның хисабына ясала.
Без килгәндә юлга вак таш җәелгән, аның өстенә су сиптереп, тыгызлау бара иде.
- Яңа материал кушып профиль төзәтелә, аннан бирегә асфальт җәеләчәк, -диде МУП «ГУАД» директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Кирилл Сафонов.
Аның әйтүенчә, Фатыйх Кәрими урамы ике яклап тәртипкә китерелә. Бер яктан 400 метр, күпернең теге ягында 800 метр юл ремонтлана. Әлеге урамда яшәүчеләр журналистлардан юлга кабарынкы урыннар булачакмы дип кызыксынды. Кирилл Сафонов тизлекне киметергә мәҗбүр итүче ясалма тигезсезлекнең гадәттә хәрәкәт күп булган урыннарда ясалуын, әлеге урамда яшәүчеләрдән үтенечләр кермәвен әйтте.
Шушындый ук юл эшләре Урсалада Лесная (500 м) һәм Хуҗин урамында да (350 м) башкарылачак. Петуховканың Чулпан, РТСның Степная урамнарыннан да тиздән тигез юллардан йөриячәкләр.
- Эшләрне август азагына тәмамларга тырышабыз. Әлбәттә, бездән генә тормый. Һава торышы да зур роль уйный. Яхшы көннәрдә караңгыга кадәр эшлибез, - диде Кирилл Сафонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа