Реклама
Бүген Әлмәттә чираттагы тапкыр авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. "Шифа" Сәүдә үзәге каршына байтак кына хуҗалыклар һәм фермерлар түбән бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе алып килгән иде.
Күпчелек бәрәңге, суган һәм кишерне капчыклап алды. "Яшь гвардия"челәр өлкәннәргә әлеге капчыкларны ташырга ярдәм итте. Кыскасы, сатучылар да, сатып алучылар да ярминкәдән канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы