Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә яңа парк төзү эшенә керештеләр

Шәһәрнең 60, Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгы хөрмәтенә калабызда байтак кына парклар төзү планлаштырылды.

Шуларның берсе Ленин урамында - Гадел хөкем йорты белән 149 нчы йорт арасында ясала. Шимбә көнне булачак паркта эшләр башланды.

Парк проекты шәһәр төзелеше советының узган елгы соңгы утырышында тикшерелгән иде. Һәм ул бертавыштан кабул ителде. Без бу хакта газетабызда да язып чыктык. Шушы тирәдә яшәүчеләр паркның язмышы белән кызыксынып, быел редакциягә берничә тапкыр шалтыраттылар. Безнең: "Кайгырмагыз, сезнең микрорайонда да яшел зона ясалачак" дигән сүзләребезгә: "Булмас ул, яз ае тәмамланып килә, әле бернинди үзгәрешләр күренми", - диючеләр булды.

Шәһәр төзелеше советы карар кабул иткән икән, димәк, ул тормышка ашырылачак. Шимбә көнне әлеге урында техника һәм эшчеләрне күреп, туктап карап торучылар да булды. Парк турындагы фикерен кемнән генә сорашма, барысы да: "Бик кирәк, шатлыклы күренеш", - диделәр.

Эшләрне июнь аенда тәмамлау планлаштырылган. Димәк, тиздән бу урын да яшеллеккә күмеләчәк, микрорайоннарда яшәүчеләр өчен ял итәргә гүзәл почмак барлыкка киләчәк. Проект буенча ул 5981 квадрат метр мәйдан били. Үзәктә һәм паркка керү урыннарында чәчәк түтәлләре ясалачак. Шулай ук зур кәүсәле чыршы, туя, миләш агачлары, декоратив куаклыклардан барбарис, дерн, форзиция, япон спирея-зелпесе, агач кебегрәк пионнар утырту күздә тотыла. Эшләрне Әлмәт шәһәр автоюллар идарәсе башкара.

Гүзәл Мөхәммәтҗанова, шәһәрдә яшәүче:

- Без, яшь балалы әниләр парк төзеләчәген ишеткәч аеруча нык сөендек. Микрорайонга мондый урын бик тә кирәк иде. Шәһәр паркына кадәр бала арбасы белән бару ерак. Хәзер үз паркыбыз булачак. Ул яшьләрнең эчеп-тәмәке тартып утыру, этләрне йөртү урынына әйләнмәсен иде дип телибез. Фонарьларны да вандализмга каршы чыдамнарын куйсыннар, эскәмияләрне кубарып алып китмәслек итеп урнаштырсыннар иде. Шәһәрнең юбилее уңаеннан анда яшәүчеләргә менә дигән бүләк бу!

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250