Әлмәттә яңа мәктәп ачылачак
Әлмәттә киләсе елда Актив озын гомер мәктәбе барлыкка киләчәк.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин әнә шундый карар кабул итте. Биредә белгечләр гормоннар, дөрес туклану, физик күнегүләр турында сөйләячәк. Күркәм гамәлгә башлангыч салынды инде – ике көн дәвамында Әлмәттә биология фәннәре докторы, профессор һәм РАН әгъзасы, «Чиксез яшьлек серләре» китабы авторы Алексей Москалев озын гомер серләренә багышланган конференция уздырды. Аның фикеренчә, сәламәт яшәү рәвеше – фитнес, туклану стилен пропагандалау, кешеләрнең бу хакта хәбәрдан булуы йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китемнең кимүенә китерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа