Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәттә велосипедчыларга юл төзиләр [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә велосипед юлы төзү тулы куәткә бара. Хәбәр иткәнебезчә, калабызда быел барлыгы 50 км озынлыгында юл төзеләчәк.

"ГУАД" МУП директорының беренче урынбасары Альберт Хәләпов билгеләп үткәнчә, бүген 15 километр озынлыгындагы челтәрне ясау белән мәшгульләр.

3 километрына асфальт җәелгән инде. Велосипед юлы 14 урамда ясалачак. Әлегә Ленин, Белоглазов, Фәхретдин, Тукай проспекты, Шевченко урамнарында эш бара. Юл төзелеп беткәч, монда юл билгеләре куелачак. Әгәр велосипед юлы кырыендагы тротуарлар бик аянычлы хәл булса, алар да рәткә китереләчәк.

- Агач кисәргә туры килсә, аның урынына берничәне утыртачакбыз, - диде Альберт Хәләпов.
Юл заманча технологияләр, конструкцияләр кулланып төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса