Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәттә уникаль нефть музее ачылды [+ФОТОЛАР]

Музей үзенең купшылыгы белән генә түгел, ә эчтәлегенең бай булуы белән сокландыра.

«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 55 еллык юбилее уңаеннан уздырылучы мөһим вакыйгаларның берсе, мөгаен, музей ачылу булгандыр. Шушы көннәрдә ул үз ишекләрен ачты.

Заманча интерактив объектны ачу тантанасында идарә начальнигы Азат Хәбибрахманов идарәнең теләсә кайсы үсеш этабында беренче урынга һәрвакыт кеше капиталы чыгуын искәртеп узды.

Һәр музей экспонаты, интерактив мәйданчыклар турында өстәмә белешмәләр алу өчен музейда QR-кодны укый торган мобиль кушымта да булдырганнар. Шуның аша кызыксынган һәркем үзенә кирәкле мәгълүматны укый ала.

Гомумән, әлеге объектта моннан тыш та инновацион технологияле ныгытмалар, сенсор китаплар һәм фотоальбомнар шактый. Каһарман батырлар, сугыш елларында һәлак булган нефтьчеләр, идарә ветераннары турында мәгълүматлар - һәммәсе дә музейның алгы урыннарын били.

Архивлардан идарә тормышы турында да, нефтьчеләр хакында да тулы мәгълүмат алып була. Бирегә алга таба мәктәп укучылары да, булачак нефтьчеләр дә, шулай ук нефть табу тармагында көч куйган ветераннар да килер, кызыклы нефть дөньясына сәяхәт кылыр дип көтелә.

Музейның тантаналы ачылышында шулай ук тагын бер мөһим мизгел булды - Наил Маганов һәм Азат Хәбибрахмановның мөрәҗәгатен киләчәк капсуласына салдылар. Аны «Елховнефть» идарәсенең 60 еллык юбилеенда ачып уку планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса