Реклама
Бу минутларда "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 7О еллыгына багышланган телемарафон бара. Аның барышы "Луч" телеканалы аша турыдан-туры эфирда күрсәтелә.
Телемарафонда җыелган акчалар һәйкәлләрне ремонтлауга һәм мохтаҗ ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтүгә тотылачак. Район башлыгы Мәҗит Салихов әлеге хәйрия акциясенә старт биреп, гаиләсе исеменнән 30 мең сум акча салды. Район башкарма комитеты хезмәткәрләре, нефтьчеләр дә үз өлешләрен керттеләр. Акциядә һәркем катнаша ала. Ярдәм күрсәтү өчен урналар азык-төлек кибетләрендә дә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы