Әлмәттә теннис буенча Бөтенроссия балалар турниры бара [+ФОТОЛАР]
Шушы көннәрдә иң матур һәм зәвыклы спорт төренең берсе - теннис буенча Әлмәт башлыгы кубогына ярышлар уза.
.jpg)
Моннан дүрт ел элек Әлмәт районы башлыгы кубогына беренче тапкыр турнир узган иде. Хәзер әлеге бөтенроссия балалар турниры даны бөтен илгә таралырга өлгерде. Мәскәү, Уфа, Тольятти, Саранск, Ижау - быелгы ярышка 15 төбәктән килделәр, барлыгы 55 катнашучы үзләрен сынап карый ала. Ярыш ике төркемдә бара: 13 яшькәчә һәм 17 яшькә кадәр. Әлмәт данын 18 бала яклаячак.

16 нчы мәктәп укучысы Анар Мамедов турнирда иң яшь спортчыларның берсе. Моннан берничә ел элек тенниска аны әтисе алып килә. Үзе дә сизмәстән батыр егет башы- аягы белән зәвык дөньясына чума.
- Минем өчен бүгенге турнир тәүге ярыш. Уйнаган саен уйныйсы килә. Теннис ракеткасы мавыктыра белә. Мин бирегә йөри башлагач, әти дә миңа иярде. Хәзер бергәләп профессиональ теннис белән шөгыльләнәбез, - дип сөйләде 5 нче сыйныф укучысы.



Турнирның ачылу тантанасында гадәттәгечә спортчыларга баллы бүләкләр дә өләштеләр.
- Спортны үстерүгә районда зур игътибар бирелә. Һәм без дөрес юлдан барабыз. Сәламәт буын гына ныклы дәүләт төзи ала. Теннис - затлы спортларның берсе. Монда бөтен тән мускуллары хәрәкәткә килә. Өлкәннәргә дә, балаларга да теннис белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр зур. Киләчәктә Әлмәттән зур спортчылар чыгып, нефтьчеләр төбәген бөтен дөньяга танытырлар дигән өметтә калам, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia