Әлмәттә Татарстан Президентын һәм депутатларны срогыннан алда сайларга була
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы территориаль сайлау комиссияләре шуны хәбәр итә: ТР Сайлау кодексының 76.1 маддәсе нигезендә Әлмәттә 2 сентябрьдән алып 12 сенә кадәр срогыннан алда сайлау оештырыла.
Әлмәт шәһәре территориаль сайлау комиссиясендә 2 сентябрьдән 8 енә кадәр, участок сайлау комиссияләрендә 9 сентябрьдән 12 сенә кадәр срогыннан алда сайларга була.
Срогыннан алда сайлау өчен сайлау комиссиясенә срогыннан алда тавыш бирергә теләүнең сәбәбен күрсәтеп гариза язарга кирәк. Бу чираттагы ял, командировка, эш яки уку белән бәйле көн режимы, дәүләт һәм мәмәгать йөкләмәләрен үтәү, сәламәтлек торышы, башка игътибарга алырлык сәбәпләр булырга мөмкин. Үзең белән паспорт алып килергә.
Срогыннан алда тавыш бирү чорында сайлау комиссияләренең эш графигы:
Дүшәмбе - җомга 16.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр;
шимбә, якшәмбе 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр.
Шәһәр һәм районның территориаль сайлау комиссияләре Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты бинасында урнашкан: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39.
Белешмәләр өчен телефоннар: 45-50-05, 32-67-82.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа