Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге инновацион мәктәп ачылды

Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге инновацион мәктәпне Татарстан Президенты республикада әлегә бердәнбер иң зур һәм иң матур мәктәп дип атады. 31 августта ачылган бу белем йорты "Татнефть" компаниясенең шәһәрнең 60 еллык юбилеена бүләге булды.

70 ел элек, әле илдә дәһшәтле сугыш барган чорда, бу якларда кара алтын табыла башлый. Шул вакыттан алып нефть тармагы шәһәр үсешендә төп ярдәмче булып кала. Яңа мәктәп моның бер мисалы. "Яшьлек" микрорайонында белем учагы төзелеше "Татнефть" җәмгыятенең Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына өстәмә кертемнәре хисабына финансланган. 727,5 млн. сумга төшкән мәктәп 16 мең кв.метр мәйдан били һәм 1224 укучыга исәпләнгән. Анда 51 уку сыйныфы, хореография, актлар заллары (540 урынга) һәм 2 спорт залы, бассейн, медицина блогы, 430 урынлы ашханә бар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, биредә көндәшлеккә сәләтле белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган (заманча технологияләрдән тыш әле бирегә иң көчле мөгаллимнәрне дә җыйганнар диләр).

- Бүген теге яки бу илнең потенциалын танклар, ракеталар түгел, ә кешеләр, аларның гыйлеме билгели, - диде республика җитәкчесе һәм Татарстанда гамәлгә ашырылучы программаларның моның ачык мисалы булуын әйтте: республика укучылары хәзер Россиякүләм олимпиадаларда даими югары нәтиҗәләргә ирешә.

- Безнең балалар укымышлы гына түгел, ә сәламәт тә булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм мәктәпкә уен формасы комплектлары, өстәп хоккей комплексына сертификат та тапшырды.

Тантана көнне бүләкләр мулдан булды - беренче сыйныфка баручы укучыларга "Татнефть" компаниясе генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов шулай ук бүләк әзерләгән: "Нефтяша" йомшак уенчыгы һәм әлеге герой катнашындагы хикәятләрдән торган китаплар, Габдулла Тукайның татарча, русча һәм инглиз телләрендәге шигырьләре, дисклар балалар күңеленә аеруча хуш килде.

Район җитәкчелеге дә җавап сүзсез калмады. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов сүзләренчә, Татарстанда әлеге мәктәпнең аналогы юк. Кыска вакыт эчендә төзелгән һәм заманча җиһазландырылган уку йорты өчен ул республика җитәкчелегенә һәм нефтьчеләргә рәхмәтен белдерде. Ә мәктәпкә 100 мең сумга сертификат тапшырды.

2 сентябрьдә исә укытучылар да, укучылар да, аларны озата килгән әти-әниләр дә ачык төсләрдәге якты, иркен мәктәп бусагасын уку елының, һичшиксез, мавыктыргыч вакыйгаларга бай буласына ышаныч белән атлады.

Ләйләгөл Минаева

Руслан Бажутов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250