Реклама
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин тәкъдим иткән " Минем яраткан Әлмәтем" проекты кысаларында ишегалларын ямьләндерү күпләрнең күңеленә хуш килде.
Шушы көннәрдә "Минем яраткан ишегалды" проекты эшчәнлегендә тагын бер ишегалды туе гөрләде: Белоглазов урамында балалар мәйданчыгы ачылды. Белоглазов урамы, 121 нче йорт ишегалдында барлыгы 366 кеше яши, шуларның биш дистәдән артыгы балалар. Билгеле, моңарчы биредә иске уенчыклар, атынгычлар гына булган.
" Әлеге урын сезгә уйнар өчен генә түгел, ә аралашыр һәм дуслашыр өчен дә менә дигән почмак булсын иде", дип теләде балалар мәйданчыгын ачу тантанасына килгән район җитәкчесе.
Балаларга ул көнне җырлы-биюле тамаша, мавыктыргыч уеннар тәкъдим ителде.
Мондый уен мәйданчыклары җәй ахырына кадәр 30 урында ачылырга тиеш. Әлеге проект "Татнефть" компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+