Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Шигырь бәйрәме узды [+фото] [+видео]

26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан шәһәребездә Туган тел көне - Шигырь бәйрәме булып узды.

Бөек Тукаебыз һәйкәле янына ашкынган һәркемнең йөзендә, күзендә йотлыгып шигырь тыңлау сизелә. Бу инде үзеңнең тамырларыңны барлауны, татар булуың белән горурлануны күрсәтә. Туган тел көне - ул һәркайсыбызга үзебезне туган халкыбызның бер өлеше итеп тою мөмкинлеген бирә торган бәйрәм. Тукай һәйкәле янына җыелган яше дә, карты да бер-берсен туганнарча якын күреп, үзебезнең туган телдә сәламләде, бәйрәм теләкләрен җиткерде. Әлмәтлеләрне район башлыгы Мәҗит Салихов тәбрик итте.
Шигырь бәйрәмендә 1994 елдан язучыларга, рәссамнарга һәм башка сәнгать әһелләренә тапшырылып килүче Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләккә ия булган шәхесләр сафына тагын бишәү өстәлде. "Әдәбият" номинациясендә Рөстәм Төхфәтуллинга, "Журналистика һәм публицистика" номинациясендә "Әлмәт хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире Ландыш Зариповага, "Сәнгать" буенча Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Наилә Нәҗиповага һәм "Кәләем" халык фольклор ансамбленә, "Җәмәгатьчелек-агарту эшчәнлеге" номинациясендә мәдәният ветераны Лидия Старшининага дипломнар тапшырылды. Быелгы лауреатларның һәркайсы, һичшиксез, әлеге бүләккә олы хезмәт аша килгән кешеләр, үзләренең эш-гамәлләре белән татар халкына, Татарстан мәдәниятенә лаеклы өлеш керткән затлар.
Тукай бәйрәмендә Әлмәтебезнең каләм осталары үзләренең тирән эчтәлекле шигырьләре белән чыгыш ясады, аларга нәниләр кушылды. Шигъри сүз җыр-моң белән үрелеп барды. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң тантаналы чара күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250