Реклама
26 һәм 27 июнь көннәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләренең ничек саклануына рейд уздырылды.
Аның барышында кагыйдәләрне сакламаган 462 кеше ачыкланды. Тагын да аянычы - 24 шофер руль артына хәмер кулланып утырган, 9 шоферның машина йөртергә хокук бирүче таныклыгы, 7 сенең ОСАГО иминият полисы булмаган. Болардан тыш 9 скутер һәм мотоцикл белән идарә итүче дә таныклыгын күрсәтә алмаган. Ә дүрт мотоцикл тиешле тәртиптә теркәү узмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы