Әлмәттә репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды
Калабызда хәрби комиссарит бинасы янында Хәтер мәйданы бар.
Биредә әфган сугышында һәм башка сугышчан конфликтларда һәлак булучыларга, Чернобыль атом электр станциясендә булган вакыйга нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәлләр куелган. Сишәмбе көнне Хәтер мәйданына янәдән әлмәтлеләр җыелды. Бу юлы репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды.
Бүген шәһәрдә һәм районда сәяси репрессия корбаны булган 140 кеше гомер кичерә. Алар узган ел район башлыгы белән очрашу вакытында һәйкәл төзүләрен сораган иде. Район Советы һәм башкарма комитеты ветераннарның тәкъдименә теләктәшлек күрсәтте. Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә булачак һәйкәл проекты берничә тапкыр шәһәр төзелеше советында да тикшерелде. Һәм менә предприятиеләрнең иганәчелек ярдәме белән һәйкәл төзелеп, Хәтер мәйданына урнаштырылды.
Хәтер. Ул еллар узу белән тоныклана төшә, авырлыклар онытыла диләр. "Авырлыклар хәтердән җуела, әмма нахакка рәнҗетелүләргә, өлкән яшьтә булсак та, һаман да йөрәк әрни", - ди бу елларның шаһиты булганнар. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла, үзәкләргә үтәрлек кимсетелүләргә, җәберләүләргә дучар ителә, сабыйлар әти-әниләреннән тартып алынып балалар йортларына таратыла. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да "халык дошманы" булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә - моңа күңел әрнемәслекмени! Аларның сабырлыгы, чыдамлыгы - һәркемгә, бигрәк тә яшь буынга үрнәк. Моны митингта чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та билгеләп үтте. Ул шулай ук һәйкәл төзелешендә актив катнашучыларга Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды, репрессия корбаннары советы әгъзаларын калабызның 60 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей билгесе белән бүләкләде.
Шәһәрдә сәяси репрессия корбаннары советы 1996 елда төзелә. Бүген аңа Әнисә Гәрәева рәислек итә. Шәһәр һәм район җитәкчелегенә, нефтьчеләргә аның рәхмәттән башка сүзе юк. "Без кайгыртучанлык тоеп яшибез" - төрле чаралар уңаеннан бирелүче матди ярдәм, бүләкләр, бергәләшеп чәй эчүләр һәм менә хәзер һәйкәл аның әлеге сүзләренә ачык мисал. Шомлы еллар шаһитларының саны елдан-ел кими бара. Алар бер минут тынлык белән искә алынды, ә һәйкәл кызыл канәферләргә күмелде.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Таһир Искәндәров, шәһәрдә яшәүче, 84 яшь:
- Мин Мөслим районының Баланлы авылында туганмын. Әти-әни бик тырыш, хезмәт сөючән кешеләр иде. Хәлле тормышта яшәгәч, безне кулаклар дип атап, өйне тартып алдылар һәм мунчага урнаштырдылар. Аннан Себергә сөргенгә кудылар. Миңа ул чакта ике, абыема дүрт яшь иде. Әти үлгәч, күрше Василий абый: "Монда кала күрмәгез, ничек тә булса туган илегезгә кайтырга тырышыгыз", - дигән. Әнинең сумкаларны биш-алты адымга алга илтеп куям да, аннан сезне күчерәм, дип сөйләгәне әле дә хәтердә. Авылга кайткач мунчада (аңа тимәгән иделәр) байтак яшәдек әле без. Мунчада үстек. Кимсетелүләрне сөйләп бетерерлек түгел. Мин армиядән кайткач, бер иске өйне рәтләп ясадык. Абый авылда калды. Мин Лениногорскига шоферлыкка укырга киттем. Шуннан Әлмәткә җибәрделәр. Ялга чыкканчы бораулаучыларда эшләдем. Әти шулай итеп чит-ят җирдә ятып калды. Аның исемен китаптан реабилитацияләнүчеләр исемлегеннән эзләп таптык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа