Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә һәр тавыш бирүчегә махсус беләзек биреләчәк

18 сентябрьдә сайлау участокларына килеп тавыш биргән һәр әлмәтлегә беләзек биреләчәк.

Бу көнне аның белән җәмәгать транспортында - шәһәр автобус һәм троллейбус маршрутларында бушлай йөрергә була.
Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында беләзек иясенә бер билет алганда шундый ук бәядәге икенче билет бушлай биреләчәк. Шул ук вакытта кассир беләзеккә тамга гына куя һәм ул хуҗасында калдырыла.
Нефтьчеләр мәйданында иртәдән үк әлмәтлеләрне авыл хуҗалыгы ярминкәсе, концерт программалары, интерактив балалар мәйданчыклары көтә.
10.00 сәгатьтә "Яшел фитнес", "Альметьевск рулит" балалар программасы башланып китәчәк.
10.00-17.00 сәгатьтә мәйданда туры эфирда "Желанное" радиосының күчмә студиясе эшли. Бер үк вакытта "КидСпейс" балалар белем бирү интерактив мәйданчыгы җәелдерелә. Керү бушлай, ә беләзеге булганнарга - чиратсыз да.
Шәһәр һәм район фольклор коллективлары чыгышы белән беррәттән кече сәхнәдә 14.30 дан 16.30 сәгатькә кадәр төрле бию юнәлешләре буенча мастер-класслар үтәчәк, 16.30 сәгатьтә мәйданга "Танцы на ТНТ" проектында катнашучылар чыга.
Беләзек хуҗаларын 18.00 сәгатьтә Айдар Галимов һәм "Евровидение - 2008" җиңүчесе Дима Билан концерты көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса