Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә “Минем яраткан балалар табибы” бәйгесе старт алды

Интернет-тавыш бирү юлы белән иң яхшы балалар табибын бу юлы Бөгелмә һәм Лениногорскида да сайлаячаклар. 8 апрельдә башланган бәйге 13 майга кадәр дәвам итә.

Бәйгенең кагыйдәләре быел үзгә, тәүгесе барышында тупланган тәҗрибәгә таянып һәм чараны тагы да камилләштерү максатыннан оештыручылар аңа яңалыкларны мулдан өстәгән. Бу хакта матбугат конференциясендә җиткерелде.

Бәйгенең исеме балалар табибы белән бәйле булса да, әлмәтлеләр хөкеменә быел терапевт һәм гомуми практика табибларының хезмәтен бәяләү хокукы да бирелә. Бәяләү, чөнки көндәлек кабул итүләр барышында авыруларның күзаллавы аша туган чынбарлык, ак халатлыларның мөнәсәбәте, мөгамәләсе, осталыгы - барысы да ярылып ятачак. Тавыш бирергә теләүчеләр әлеге адымны күңел кушуы буенча ясаячак, димәк, табиблар хакында бу урында "ни чәчсәң, шуны урырсың" дип әйтергә була. Ә нәтиҗәләр яки ахыргы саннар, кайбер бәйгеләрдә күзәтелгәнчә, бүрттерелмәячәк, шулай ук күрсәткеч өчен генә исәпсез-хисапсыз тавыш җыю мөмкинлегенә дә чик куела - быел бәйгедә катнашкан һәр кеше өчен 1 сәгать эчендә бары тик 20 тапкыр гына тавыш бирергә була. Кешеләрнең табиблар турындагы фикерләрен җиткерүдә дә яңалык бар - алар иң элек администратор тарафыннан тикшереләчәк, шулай итеп бәйге кагыйдәләре кысаларыннан чыгып язылган хәбәрләр "пәрдә артында калачак". Бәйгенең максаты иң яхшы белгечне ачыклауга корылганга күрә, оештыручылар биредә шикаятьләр күрсәтелмәскә тиеш дип саный.

- Тавыш бирүдән тыш, бәйгегә балалар катнашында төшерелгән видеоязмалар юлларга мөмкин. Аларның авторлары бүләкләү чарасына чакырылачак һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнәчәк, - диде "Здравинформ" социаль маркетингы агентлыгы" ҖЧҖ директоры Азат Абашев.

Бәйгедә тавыш бирү өчен www.bestpediatr.ru сайтына керергә, шәхси кәрәзле телефон номерын күрсәтергә һәм сезгә җибәрелгән шәхси кодны кертергә кирәк. Әлеге сервис бушлай башкарыла. Һәр кеше биредә бары тик биш тапкыр гына, әмма төрле табибка тавыш бирә ала.

Бәйгенең төп юнәлеше балалар табибын сайлауга юнәлдерелгәнлектән, алар башкалардан аермалы буларак 5 номинация буенча билгеләнәчәк. Димәк, җиңүче дә бишәү булачак. Тавыш биргән чакта, экрандагы "Табибны ни өчен яратасыз?" дигән сорауга бер генә җавап күрсәтелергә тиеш - "Һөнәренә тугрылык өчен", "Ярдәмчеллек һәм энтузиазмы өчен", "Һөнәри осталыгы һәм компетентлыгы өчен", "Игелекле йөрәге өчен", "Коткарылган гомер өчен" - кемнең хезмәте ничек бәяләнер, анысын майның икенче яртысында узачак тантана күрсәтер.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250