Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәттә медицина хезмәткәрләрен зурладылар [+ФОТОЛАР]

Хөрмәтле һәм кирәкле һөнәр кешеләре - медицина хезмәткәрләре бу атнада үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп уза. Һәр елны июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп узуыбызга инде берничә дистә еллап бардыр.

- Медицина хезмәткәре булу - ул үз эшеңне оста башкару гына түгел, ә беренче чиратта кешелекле кеше була белү. Без хактан да бай-мул тормышта, сәламәтлеккә зур игътибар бирелгән төбәктә яшибез. Татарстанда һәм шул исәптән Әлмәттә дә медицина замана белән бергә атлый. Быел исә медицина өлкәсендә киңкырлы уңай үзгәрешләр башланды. Берничә бинага капиталь ремонт ясала: балалар сырхауханәсе, 3 нче сырхауханәдә зур үзгәрешләр булачак. Бу безнең өчен көтеп алынган яңалык, - диде Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина "Нефтьче" мәдәният сараена җыелган коллегаларын һәм медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап.

Гадәттәгечә быелгы чара да матур биюләргә, мәгънәле җырларга бай булды. Төп мизгелләрнең берсе булып - алдынгы табиб, акушер һәм фельдшерларга, медицина өлкәсендә фидакарь хезмәт куючыларга РФ һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының мактаулы грамоталарын һәм «ТР сәламәтлек саклау өлкәсендә мактаулы хезмәткәре» билгесе белән бүләкләү тантанасы булгандыр. Аны ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов тапшырды.


Медицина хезмәткәрләре арасында уздырыла торган спартакиадага нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү дә биредә узды. «Ак чәчәк»ләр бәйгесендә катнашканнарга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса