Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәттә күпфатирлы йортларның төзекләндерү сыйфатын тикшерәләр [+ФОТОЛАР]

Яшәүчеләр белән аралашу барышында туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итергә дә була ди җитәкчеләр.

Бүген район башкарма комитетының махсус комиссиясе күпфатирлы йортларда алып барылган капиталь төзекләндерү эшләрен карап чыкты. Тикшерүчеләр Шевченко урамы, 114, Гафиатуллин урамы, 33, 10 аддресы буенча урнашкан йортларны карап, биредә күзгә чалынган җитешсезлекләрне һәм башкарган эшнең сыйфатын барлады. Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәсендә хилафлыклар очраса, төзүчеләр аларны тиз арада хәл итәргә тиеш булачак.
Алдарак уздырылган рейд барышында район башлыгы Айрат Хәйруллин күпфатирлы йортлар ишегалдында велосипедлар кую урыннары булдырырга кушкан иде. Бүген ремонт барган йортларда, ниһаять, шул карарны тормышка ашыра башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса