Реклама
"Панорама" сәүдә үзәгендә "Контрактлы хезмәт - сайлаган юлың" дигән хәрби-патриотик акция үтте. Акция Татарстан шәһәрләрендә һәм илнең башка төбәкләрендә квартал саен үткәрелә.
Хәрби хезмәткә контракт белән җыю пунктының хәрби-профессиональ ориентация офицеры Рөстәм Сафиуллин әйтүенчә, Әлмәттә акция үткәрүнең уңай нәтиҗәләре күренә инде. Бүген генә 7 кеше контракт белән хезмәт итәргә теләк белдергән һәм шунда ук тиешле гаризалар тутырган.
Гаризаларны ТР хәрби комиссариатының Әлмәт шәһәре һәм районы бүлегендә дә тутырырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы