Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Клара Булатова исемендәге премия тапшырылды

Клара Булатова исемендәге премиянең быелгы ияләре билгеле булды. Мәгълүм булганча, әлеге премияне гамәлгә кую ниятен узган ел Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты белдерде.

Бу очраклылык түгел - Клара Булатова озак еллар әлеге уку йортында мөгаллимлек иткән укытучы. Исемле бүләк поэзия, проза һәм драматургия жанрында иҗат итүче, шагыйрәнең иҗатын фәнни өйрәнгән студентларга һәм мәктәп укучыларына тапшырыла. Быел 167 иҗади хезмәтнең 16 сы җиңүчеләр исемлегенә эләккән.

Үзе исән чакта ук исеме чишмә атамасы һәм премия белән мәңгеләштерелгән шәхес ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты, танылган шагыйрә һәм укытучы Клара Булатова. Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаучы буларак та ул моңа лаек. Юкка гына аның турында мәгарифче һәм мәгърифәтче димәгәннәр, ләбаса. Юкка гына ул үзе дә: "Яңадан яратылсам, укытучы булып туар идем дә, шагыйрә булып яшәр идем", - дими. Элегрәк тагылган ярлык - чичәнлеге әле дә чәчрәп тора шагыйрәнең. Һәр халәткә ул шигырь юллары белән җавап таба. Премия тапшыру тантанасында чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң ул кичерешләрен мәгълүм шигыренә өстәмә юллар белән әйтеп бирде:

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шунда үскән безнең яшьләргә

Мирас булып җырлар калдырырлык

Шагыйрә булып кирәк яшәргә.

"Иҗаты кебек үк үзе дә серле" язучының шәхесен тулырак аңлау, иҗатын төрле яссылыкта фәнни тикшерү, укучыларда дөньяга караш формалаштыру, сәләтләрен барлау һәм үстерү кебек максатларны күздә тоткан премиягә узган ел 158 кеше дәгъва кылган иде. Шуларның 16 сы Клара Булатова премиясенә лаек дип табылды. Аларның иҗатын "Өмет тулы иҗат" җыентыгына туплап нәшер иткәннәр. Быел исә премиягә дәгъва кылучылар саны 167 гә җиткән. Катнашучыларның географиясе дә киңәйгән. Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Нурлат, Алабуга, Чаллы, Минзәлә, Сарман, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск якларыннан, Теләчедән яшь иҗатчылар катнашкан. Әйтүләренчә, студентларга караганда мәктәп укучылары быел активрак булган. Эшләре иң уңышлы дип табылган студентлар арасында АГИМСның 5 нче курс студенты Гүзәл Исхакова һәм АГНИдан Җәмилә Ибраһимова премиягә лаек булды.

Оештыручыларның берсе, филология фәннәре кандидаты, доцент Резедә Ласкова белдергәнчә, Клара Булатова иҗатын өйрәнүгә багышланган эшләр арасында шигъриятендә табигать тасвирларының роле, шулай ук төсләр байлыгы белән бәйләнгәннәре дә, бөтенләй яңа юнәлештә, шагыйрә иҗатын математика белән бәйләп анализлаганнары да булган. Бу номинациядә премиягә ия булучылар арасында шәһәрнең 5 нче мәктәбе укучысы Диләрә Камалова да бар.

Төбәкнең мәртәбәле бүләгенә дәгъва белдерүчеләр арасында аеруча шигырь язучылар күп. Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, мәшһүр Гаяз Исхакый нәселе вәкиле Рания Газимҗанова - шулар арасында (Ранияның әбисе Раузателҗинанның әтисе Җиһангир һәм Гаяз Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдин бертуганнар - Л.М.). Рания икенче дәрәҗә премиягә "Исхакыйга хат" поэмасы өчен лаек булды. "Хатымда Исхакыйга бүгенге вәзгыять турында сөйләдем", - дип искәртте ул:

...Бусагада XXI гасыр.

Интернет, компьютер заманы.

Кайберәүләр бүген әйтә хәтта

Узды диеп китап базары.

Гаяз ага, ялгышалар алар...

Комиссия каравына кергән шигырьләр арасында укучыларны иҗатка рухландырган шагыйрәнең үзенә атап язылганнары да шактый булган. Клара Булатова бу укучыларга махсус бүләкләрен тапшырды.

Ләйләгөл Минаева

И. Котбиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250