Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә капиталь ремонттан соң быел 95 елын билгеләп үтүче 1 нче мәктәп ачылды

Бу көннәрдә капиталь ремонттан соң мәктәпләрне ачу тантаналары бара. Быел 95 елын билгеләп үтүче 1 нче мәктәптә дә әлеге шатлыклы вакыйга булып үтте.

Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика программасы нигезендә, шөкер, уку йортларыбыз яңара, матурлана. Узган ел программага 3 мәктәп эләккән булса, быел 9 мәктәп һәм бер коррекция уку йорты кертелде. Алар арасында шәһәребезнең тәүге мәктәбе дә бар.

Төзекләндерүгә ихтыяҗ зур булган биредә. 1 нче мәктәп 1918 елда ук башлангыч уку йорты буларак эшли башлаган. Ә инде 1938 елда ул гомуми белем бирү мәктәбенә әйләнә. Бер гасырга якын тарихы булган мәктәп һаман да кайнап яши. Беренче сыйныфка менә быел да алтмыштан артык бала киләчәк. 1 сентябрьдә укучыларны яңартылган мәктәп, остаханә каршы алачак.

Район башлыгы Мәҗит Салихов чыгышында мәгариф объектларын төзекләндерүдә ярдәмнәре өчен "Татнефть" ААҖгә, 1 нче мәктәпнең зур таянычлары - шефлары "ТАТЕХ"ка зур рәхмәтен җиткерде, аның генераль директоры Ирек Хәйруллинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

- Миңа биредә укырга туры килмәде. Ләкин язмыш аның белән бәйләде. Менә 15 ел инде 1 нче мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Укытучылар, ветераннар аның элекке һәм хәзерге торышын яхшы беләләр. Мәктәпкә безнең ярдәм тулаем алганда 60 миллион сумнан артык булгандыр. Бу спорт комплексы, музыка мәктәбе һәм башкалар, - дип билгеләп үтте генераль директор.

Капиталь ремонт барышында янкорманың түбәсе өр-яңадан ясалган, остаханәгә тулысынча капиталь ремонт уздырылган, анда һәм мәктәптә электрүткәргечләр алыштырылган, фойега да үзгәреш җилләре кагылган. Янгынга каршы ишекләр, люклар яңартылган. Шефлар бу юлы да читтә калмаган - юлга асфальт җәюгә һәм коймаларны буяуга 340 мең сум акча бүлеп биргән. Мәктәп директоры Рәсимә Фәрдиева әйтүенчә, элеккеге чыгарылыш укучылары да уку йортларын онытмый, гозерләргә колак сала. Әлбәттә, рәхмәттән башка гайре сүз юк.

Мәктәп матур булып балкып, шәкертләрен көтә. Укучылардан хәзер аны шул дәрәҗәдә саклап тоту сорала.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса