Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә капиталь ремонттан соң 13 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе ачылды

Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган

Әлмәттә капиталь ремонттан соң 13 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Быелгы кебек төзекләндерү эшләре элекке елларда биредә күзәтелмәгән.
2005 елдан башлап мәктәпкә "Алнас" ААҖ булдыра алганча ярдәм итеп килгән, иң кирәкле ихтыяҗларга акча бүлеп бирә торган булган. Бу акчаларга чишенү бүлмәсе ремонтланган, тәрәзәләр алмаштырылган, медицина кабинеты төзелгән. Әмма 40 еллык мәгариф учреждениесе өчен бу гына аз булган.
Белем йортларына капиталь ремонт ясау программасы нигезендә 13 нче мәктәп төзекләндерергә 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акча мәктәпнең түбәсе, идәннәре, җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итү системалары алмаштырылган. Шулай ук мәктәпнең керү баскычын да үзгәртеп корганнар, берничә ватык тәрәзәне алмаштырганнар, витражлар урнаштырылган. Бу эшләрне "Заманча төзелеш системалары" подрядчы оешмасы хезмәткәрләре башкарган, дип хәбәр итә "Татар-мнформ".

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса