Әлмәттә ишегалдында бәйрәмнәр гөрли [+ФОТОЛАР]
Җәй тәмамланып килә. Бу шәһәрдә һәм районда алып барылучы ремонт-төзү эшләренең дә ахырына якынлашуын аңлата.
Һәркөнне диярлек микрорайоннарда бәйрәмнәр бара - уен, спорт мәйданчыкларының куллануга тапшырылуын, йортларда ясалган капиталь ремонтның төгәлләнүен әлмәтлеләр әнә шулай сөенеч белән билгеләп үтә.
Әлмәт үсә, яңара, матурлана. Моны шәһәргә килгән һәркем әйтә. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр үзләре дә бу хакта горурлык белән сөйли. Капиталь ремонт ясалган торак йортларның да күркәм үзгәрешләрдә өлеше зур. Матур төсләргә буялган йортлар ерактан ук көлеп тора. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, кайсы йортның ниндиди төстә буласы иң элек шәһәр төзелеше советы утырышларында тикшерелә.
Әлмәттә соңгы сигез елда федераль программа буенча 408 торак йортка капиталь ремонт уздырылган. Моның өчен 2 миллиард 608,3 миллион сум җәлеп ителгән. Шәһәрдә һәм районда 1 миллион квадрат метрга якын торак мәйданы ремонтланган. Капиталь ремонт нәтиҗәсендә 45 меңнән артык әлмәтленең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкин булган. Быел ремонт 25 йортка ясалды.
Агымдагы атна башыннан капиталь ремонттан соң торак йортларны тапшыру башланды. Бу вакыйганы һәкайда истә калырлык итеп, ишегалды бәйрәмнәре белән билгеләп үтәргә тырышалар. Тантаналар Ленин урамындагы 105, Тельман, 51, 8 Март, 29, Фәхретдин, 25, Чернышевский, 46, 40, 10 нчы йортларда булып узды. Чәршәмбе көнне ул Белоглазова урамындагы 137 нче йортка да килеп җитте. Әлеге йорт 1953 елда ук төзелгән булган. Биредә яшәүчеләр ремонтны зарыгып көткән. Фасад җылытылган, электр-монтаж эшләре башкарылган, түбәсе ремонтланган йорт каршына хәзер велосипед кую урыннары да ясалган, эскәмияләр урнаштырылган. Подъезд эчләрендә агымдагы ремонт бара. Узган ел ишегалдында балалар уен комплексы урнаштырылган булган. Футбол кыры төзү буенча да эш бара. Кыскасы, шатланмыйча мөмкин түгел.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин Белоглазов урамында барган башка ремонт-төзү эшләре белән дә таныштырды. «Безнең бурыч - һәр микрорайон, ишегалдының төзек булуына ирешү. Халык канәгать булырга, идарәче компанияләр эшенә ризасызлык бетәргә тиеш», - диде ул. Йортны тапшырдым да түгел, подряд оешмаларының ремонтны нинди сыйфатта ясаулары да игътибар үзәгендә. Район башлыгы йортта яшәүчеләрне җитешсезлекләр хакында хәбәр итәргә чакырды. Капиталь ремонт уздыру өчен подряд оешмаларын сайлаганда болар искә алыначак.
Җыр-бию, рәхмәт сүзләре, актив яшәүчеләрне һәм фидакарь подряд оешмалары эшчеләренә Рәхмәт хатлары тапшыру бу көнне Гафиятуллин урамындагы 10 һәм 33 нче йортлар ишегалдында да булды. Халык форсаттан файдаланып, һәр җирдә җитәкчелеккә тәкъдим-гозерләрен дә җиткерергә ашыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа