Әлмәттә иң югары дәрәҗәләргә ирешкән укытучыларны тәбрикләделәр
Шулай булды. 1996 елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, "филолог, милли мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбияты укытучысы" дипломын кулга алганнан соң бер генә көн дә мәктәптә эшләмәдем.
5 нче курста практика узганда гел малайлардан гына торган сыйныф эләкте. Төн утырып план төзеп, әзерләнеп керәм, теманы аңлатам. Сүземне йомгаклап, "аңлашылдымы?" дип сорыйм. Ничек тавыш-тынсыз тыңлаган булсалар, сораудан соң да шул тынлыкны бозмадылар. Ни "юк", ни "әйе" юк. Аңламасагыз, яңадан кабатлыйм дип тә карыйм. Юк, дәшмиләр. Шул бер көн җитте. Укырга теләге булмаганнарда кызыксыну уятырга дәлил эзләп тормадым, баланың киләчәге өчен андый зур җаваплылык алырга йөрәксенмәдем дә һәм башыма мәктәпкә бару турындагы уйны якын да җибәрмәдем. Шуңа күрә Укытучылар көне уңаеннан драмтеатр бинасында узган тантанада район башлыгының "бөтенхалык бәйрәме" дигән бәясен биш куллап имзаларга әзер идем. Укучыны белем алу зарурилыгына күндерә, фәне белән мавыктыра алган мөгаллимнәргә "афәрин"нән башка сүз юк.
- Без һәммәбез нинди вазифа башкаруыбызга, нинди дәрәҗәләргә ирешүебезгә дә карамастан олы тормышка ныклы нигез булган мәктәп елларын һәм беренче укытучыбызны әле дә хәтерлибез, - дип уртак фикерне җиткерде Мәҗит Салихов.
Театр сәхнәсеннән һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңү яулаган, төрле грантлар откан, кыскасы, үз һөнәренең осталары хөрмәтенә рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм бүләкләр күп булды. Сүз уңаенда, мәгариф милли проекты гамәлгә кергәннән алып Әлмәттән 67 укытучы Россиянең иң яхшы укытучысы исемлегендә урын алды. 27 се "Безнең яңа укытучы", 253 мөгаллим "Безнең иң яхшы укытучы" исеменә лаек булды. 2013 елда 8 (?) укытучы "Алгарыш" программасында катнашып, чит илләрдә белем күтәрү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге алды. Республика күләмендә иң яхшы тәрбияче исемен раслаган якташыбыз Лариса Сафина Россия бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.
Көчле алкышлар белән сәхнәгә һөнәрләрен буыннан-буынга тапшырган укытучылар династияләре күтәрелде. Араларында уртак стажлары 385, 300 елга җиткән гаиләләр бар. 41 ел гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган Любовь Колясова дәвамчылары арасында башлангыч сыйныф, рус теле, математика, сызым, тарих укытучылары бар.
- Көнчыгыш зирәкләре болай дигән: планны бер генә елга корасың икән, иген ик, 20 елга исәпләсәң, агач утырт, мәңгелекне күз уңында тотсаң, балалар тәрбиялә. Бу залга нәкъ менә үз тормышын корган һәм аны балаларга багышлаган фидакарьләр җыелган, - дип ассызыклады котлавында мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев.
Төбәк үзешчәннәре, йөзләрендә самими елмаю балкыган нәниләр дә тантана кунакларына үзләренең иң моңлы җырларын, дәртле биюләрен, ихлас шигырьләрен бүләк итте.
Ләйләгөл Минаева
Эльмира Габидуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа