Әлмәттә Җиңү парады [+ФОТОЛАР]
9 Май - Җиңү бәйрәме әлмәтлеләрнең дә көтеп алган көне.
Әнә алар быел тагын да күбрәк килгәннәр. Агымдагы елда бәйрәм урыны да үзгәрде. Ул Ленин мәйданында булды. 5 меңнән артык сыйдырышлы трибуна шыплап тулган. Халык юл кырыйларында да күп. Бәйрәм программасы турыдан-туры трансляцияләнде. Мәскәүдәге парадны карый алмадык диясе юк. Шушында ук зур экран аша турыдан-туры Мәскәүгә тоташтык, Россия Президентының котлавын да күрдек.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин тантаналы митингны ачып, бүген изге көн булуын билгеләп үтте. Әлмәт районыннан фронтка 1941-45 елларда 18640 кеше киткән. Аларның 10131 енә генә кабат әйләнеп кайту насыйп булган. Бүген исән калган сугыш ветераннары бик аз - 104 кеше. 2552 тыл хезмәтчәне, 5 балигь булмаган тоткын, 175 тол гомер кичерә. Район башлыгы һәркемне бәйрәм белән тәбрик итте.
Тантанада Татарстан Президены каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов та катнашты. Ул ТР Президентының котлауларын ирештерде. Хәрби комиссар Ришат Сабиров РФ оборона министрының приказын укыганнан соң парад башланды. Тантаналы марш астында укучылар, студентлар, хәрбиләр колонналары узды Хәрби техника колоннасы да күркәм манзара булды.
Шулай ук ветераннар һәм әлмәтлеләр, калабыз кунаклары хөкеменә спорт мәктәпләре, федерацияләре шәкертләренең чыгышы тәкъдим ителде. Театрлаштырылган күренеш безне сугыш чорларына алып кайтты. Халкыбыз бирешмәде, җиңде. Җиңү көне белән, дуслар! Концерт әнә шундый рухта барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа