Әлмәттә иң оста төзүчеләрне барлыйлар
Әлмәттә төзүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгеләре башланды.
13-25 июль көннәрендә шәһәребезнең алдынгы төзелеш оешмалары арасында иң әйбәт сылаучы, буяучы, плитә ябыштыручы, ташчы һәм эретеп ябыштыручысын сайларга торалар.
Һәр бәйге өчен теге яки бу төзелеш оешмасы җавап бирә. Җаваплы як, гадәттә, катнашучыларны үзендә "эшләтә".
Быелгы бәйге Әлмәт тарихында 60 тапкыр уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia