Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Җиңү бәйрәме Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән башланды

Әлмәттә бәйрәм чаралары Билгесез солдат һәйкәле урнашкан мемориаль үзәктән башланып китте.

Яу кырында ятып калган якташлар хөрмәтенә шәһәр һәм район җитәкчеләре, сугыш ветераннары, фидакарь тыл хезмәтчәннәре, оешма-предприятие вәкилләре Мәңгелек утка чәчәкләр салды, һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Әлмәт һәм Акташ район комиссариаты тарафыннан Бөек Ватан сугышына 18 640 кеше озатыла. Шуларның 10 131 е генә туган якларына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп була, 8 521 әлмәтле яу кырында ятып кала. Сугыш чоры хатирәләрен йөрәкләрендә саклаган һәм орден-медальләрендә йөрткән ветераннар Билгесез солдат һәйкәле янында сугышчан дусларын искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса